Шәһәрлеләр фермерлардан һәм агропредприятиеләрдән яшелчә, ит һәм башка продуктлар сатып ала алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). 9 нчы сентябрьдән 23 нче декабрьгә кадәр Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрнең 15 мәйданчыгында яшелчә, ит һәм башка продукцияне республиканың фермерлары һәм агросәнәгать предприятиеләре тәкъдим итәчәк.
Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында шимбә көннәрендә 6:00 дән 12:00 гә кадәр барачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Чехов ур., 2
Революция ур., 12
Батыршин ур., 20
Х.Ямашев проспекты, 71а
Ю.Фучик ур., 72
Липатов урамы, 7
Салават Күпере халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 378,8 млн сумлык продукция сатылган. Республика халкы 1029,4 тонна яшелчә, шул исәптән 631,1 тонна бәрәңге, 106,2 тонна сөт, 360,6 тонна ит, шул исәптән 275,7 тонна сыер ите сатып алган. Ярминкәләрдә республиканың 22 районыннан 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм фермерлар продукциясе тәкъдим ителде.