В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдәне 6:00 дан 13:00 кә кадәр оештыралар
Иртәгә, 14 декабрьдә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Мәйданчыкларда халыкка яшелчәләр, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар ваклап сату бәяләреннән 15 процентка кадәр арзанрак бәядән тәкъдим итәчәкләр.
Сәүдә 6: 00 дан 13: 00 кә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак.
Авиатөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев проспекты, 71а
Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
Киров районы
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Ю.Фучик ур., 64
Салават Купере торак районында ярминкә Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 адресы буенча сәүдә үзәгенең парковкасында эшләячәк. Төньяк сәүдә бистәсендә яшәүчеләр өчен якшәмбе көнне Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештыралар.
Барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшереп торалар. Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)223-27-72 (доб.84331).
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 14 сентябрьдә башланды. Көзге айларда мәйданчыкларда 496 млн сумлык товар сатылган.