Республиканың Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, бүген кар башланганнан бирле 3 мм явым-төшем яуган, 18:00 сәгатькә кадәр тагын 10 мм кар көтелә. 19 нчы гыйнвардан 20 нче гыйнварга каршы төндә 8-10 мм кар ява ала. Алдагы төндә юлларны кардан чистартуда 600 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.