Бүген Казан Ратушасында дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе узачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана. Тапшыруны сылтама буенча карарга мөмкин.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Казан шәһәренең 2030 елга кадәр (перспектива белән 2040 елга кадәр) тотрыклы үсеше стратегиясе турында.
Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлауларны билгеләү турында.
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Казан шәһәре Думасының «Җир салымы турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына физик затлар керемнәренә салымнан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына күчерүләрнең өстәмә нормативы белән алмаштыруны килештерү турында.
«Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре турында» 2011 елның 27 апрелендәге 14-5 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2022 елның 3 августындагы 24-15 номерлы Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» Казан шәһәре Думасы карары проекты буенча гавами тыңлаулар хакында.
Казан шәһәре прокуратурасының Казан шәһәре Думасының 2006 елның 20 апрелендәге 14-8 номерлы һәм 2021 елның 16 августындагы 5-8 номерлы карарларына протест белдерүе турында.
Территориаль ял итү мәйданы һәм күпкатлы торак төзелеше зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә табигый территорияләрнең җирле зонасы һәм шәхси һәм блокланган торак төзелеше зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә җирле зона – ял итү мәйданы чикләрен һәм яр буе территорияләре ярдәмче зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә иҗтимагый-җитештерү объектларын урнаштыру җирле мәйданы чикләрен һәм урам-юл челтәре зонасы, табигый-ял итү комплекс зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә урам-юл челтәренең ярдәмче зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә спорт объектларын урнаштыру җирле зонасы һәм шәхси һәм блокланган торак төзелеше зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү турында.
Җәмәгать функцияләре өлеше булган территориаль ял итү мәйданы һәм спорт объектларын урнаштыру зонасы чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
Социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан шәһәре халкы турында.
«2023-2025 елларга Казан шәһәренең муниципаль милеген хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында» Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында».