В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Денис Гордийко фотосы
Казанда 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең муниципаль парковкаларында кар чистарту эшләре алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә юлларны тулысынча һәм сыйфатлы итеп чистарту өчен, машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 8 гыйнвар көнне кар чистарта торган махсус техника 21:00–23:00 вакыт аралыгында Декабристлар урамында, урамның җөп ягында, Хөсәен Ямашев проспектыннан алып Волгоград урамына кадәр өлешендә эшләячәк.
21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр карны Шуртыгин, Николай Ершов, Сеченов, Патрис Лумумба урамнарында, Себер трактында җыештыралар.
Шулай ук 21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр кар Алексей Козин (169 нчы номерлы парковка) һәм Бондаренко (195 нче номерлы парковка) урамнарында чистартылачак.
8 гыйнварда 21:00 сәгатьтән 9 гыйнвар 06:00 сәгатькә кадәр кар түбәндәге муниципаль парковкаларда җыештырылачак:
Айвазовский урамы, урамның җөп ягы, Роща Фрунзе урамы белән кисешкән урыннан Волков урамы белән кисешкән урынга кадәр; Бутлеров урамы белән кисешкән урыннан Ульянов-Ленин урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Айвазовский урамы, урамның так ягы, Бутлеров урамы белән кисешкән урыннан Айвазовский урамында урнашкан 5 нче йортка кадәр;
Гоголь урамы, урамның так ягы, 25 нче йорттан 29 нчы йортка кадәр; Горький урамы белән кисешкән урыннан Щапов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Гоголь урамы, урамның җөп ягы, К.Маркс урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Гоголь урамы, урамның ике ягы, Горький урамы белән кисешкән урыннан К.Маркс урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Жуковский урамы, урамның так ягы, Адамюк урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Шиһабетдин Мәрҗани урамы, урамның так ягы, Татарстан урамы белән кисешкән урыннан КСКА урамы белән кисешкән урынга кадәр, урамның ике ягы, КСКА урамы белән кисешкән урыннан Н.Назарбаев урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урыннан Спартак урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Париж Коммунасы урамы, урамның ике ягы, Сул як Болак урамы белән кисешкән урыннан Нариманов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Уң як Болак урамы, урамның так ягы, Уң як Болак урамында урнашкан 47 нче йорттан Астрономия урамы белән кисешкән урынга кадәр; Астрономия урамы белән кисешкән урыннан Уң як Болак урамында урнашкан 41 нче йортка кадәр; Уң як Болак урамында урнашкан 37 нче йорттан М.Җәлил урамы белән кисешкән урынга кадәр; Уң як Болак урамында урнашкан 13 нче йорт янында;
Товарищеская урамы, урамның җөп ягы, Лейтенант Шмидт урамы белән кисешкән урыннан Ә.Еники урамында урнашкан 23 нче йортка кадәр;
Әбҗәлилов урамы, урамның җөп ягы, Достоевский урамы белән кисешкән урыннан М.Латыйпов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Калинин урамы, урамның ике ягы, Роща Фрунзе урамы белән кисешкән урыннан Вишневский урамы белән кисешкән урынга кадәр.