Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2020, 13:53

Бүген Казанда маршрутларга 436 автобус - күчмә составның яртысы диярлек чыкты

14-нче апрельдә Казанда җәмәгать транспорты 194,3 мең пассажир йөрткән булса, чәршәмбе аларның саны 198 меңгә кадәр арткан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабының көн саен уздырыла торган утырышында җәмәгать транспортында пассажирлар агымының акрынлап артуы турында билгеле булды. Аны видеоконференцэлемтә буенча Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде. Әгәр сишәмбе көнне, 14-нче апрельдә, Казанда җәмәгать транспорты 194,3 мең пассажир йөрткән булса, чәршәмбе аларның саны 198 меңгә кадәр артты, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Бу автобусларның күчмә составы санын 436 берәмлеккә кадәр арттырырга таләп иткән.

Шәһәр буйлап хәрәкәт итүче барлык шәһәр халкының урамда йөрү өчен җитди сәбәбе юк. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин кичә үзизоляция режимын бозучыларга 190 административ беркетмә төзелүе турындагы мәгълүматны китерде. Аның сүзләренә караганда, хокук саклау органнары алдына махсус режим шартларында хокук тәртибен тәэмин итүдән тыш тагын бер бурыч куелган - Мәскәүдән һәм Петербургтан Казанга килүче гражданнарны контрольдә тоту.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров волонтерлар эше турында сөйләде, алар өлкән яшьтәге шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә, шулай ук «Яхшылык тартмалары» - мохтаҗларга хәйрия азык-төлек җыелмалары китерә.

Штабта шулай ук Бердәм исәп-хисап үзәге һәм почта бүлекчәләре эше турында фикер алыштылар. Бу көннәрдә анда коммуналь счетлар өчен түләүче кешеләрнең агымы арткан. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, әлеге учреждениеләргә социаль дистанцияне саклау буенча тәкъдимнәр бирелгән. Штабта, анда 1,5-2 м дистанцияне үтәп, чиратларны оештырырга ярдәм итәчәк Җәмәгать тәртип саклау пунктлары  хезмәткәрләрен җибәрү турында карар кабул ителгән.

Моннан тыш, Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, бүген торак йортларда агымдагы төзекләндерү эшләрен уздыручылар өчен Роспотребнадзор тәкъдимнәре кертелгән.

Штаб эшендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм район администрацияләре башлыклары катнашты.

Барлык яңалыклар