В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Этләрне сыендырырга теләүчеләргә паспорт кирәк булачак
Фото: Денис Гордийко
Көн дәвамында Горки-Әмәт урманында, этләр белән танышудан тыш, ветеринария табиблары һәм кинолог белән киңәшләшергә, үзегезгә кирәкмәгән амуниция белән алмашырга, «Зоозабота» приюты стендын карарга яки «Яшь ветеринар» интерактив зонасында мастер-класста катнашырга мөмкин булачак.
Акциядә дүрт аяклы дуслар өчен товарлар һәм тәм-томнар белән хәйрия ярминкәсе, шулай ук этләр өчен азык, пеленкалар, табаклар һәм башка кирәк-яраклар кабул итә торган махсус мәйданчык эшләячәк.
Чара этләр йөртү мәйданчыгы зонасында 12:00 дән 16:00 гә кадәр узачак.