Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2021, 12:49

Бүген 175 номерлы гимназиядә атыш вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн сум түләячәкләр

Зыян күргәннәргә түләү суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән соң башкарылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU,12-нче май, Алинә Бережная). Бүген Казанның Совет районындагы 175-нче номерлы гимназиядә атышканда һәлак булганнарның барлык гаиләләре 1 млн сум күләмендә акча алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика Хөкүмәтенең гимназиядә атыш вакытында һәлак булган һәр кешегә 1 млн сум күләмендә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү турында карары кабул ителде. Гаилә әгъзаларына түләүләр тигез өлешләрдә башкарылачак.

«Балаларның гаилә әгъзаларына әти һәм әни карый. Укытучылар гаиләсе составына ир яки хатын, балалар һәм өлкән балаларның ата-аналары керә. Бүген көн азагына һәр гаилә әгъзасына тигез өлештә һәлак булучыга 1 млн сум күләмендә түләү башкарылачак», – дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә түләү суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән соң башкарылачак, дип өстәде ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры. Сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян килгән кешеләргә 400 мең сум акча түләячәкләр, сәламәтлегенә җиңел зыян салынучыларга 200 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк.

Э.Зарипова шулай ук Казан Башкарма комитетының җеназаны оештыруда гаиләләргә ярдәм итүе турында сөйләде. Шулай итеп, «Ритуал» МУП барлык кирәкле ритуаль-җирләү әсбапларын бирде. «Җирләүләр Казанда гына узмаячак. Ике гаилә балаларын Биектау һәм Балык Бистәсе районында күмәргә теләк белдерде», – дип сөйләде ул.

Исегезгә төшерәбез, кичә иртән Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназиядә атыш була. Һәлакәт нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган – 7 бала һәм ике өлкән кеше, 23 кеше – 20 бала һәм өч өлкән кеше хастаханәгә озатылган. Сигез зыян күрүчене федераль медицина үзәкләренә җибәрәчәкләр.

Барлык яңалыклар