Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә республикада һава торышы үзгәрмәячәк.
Фото: Денис Гордийко
Якын көннәрдә республикада һава торышы үзгәрмәячәк. 27 нче гыйнварда Татарстанда урыны белән юеш кар явачак. Аерым районнарда көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-16 метрга кадәр көчәячәк, азрак буран булырга мөмкин. Төнлә температура -5-10 градус булачак, көндез -3 градустан -8 градуска кадәр.
Ял көннәрендә, 28-29 нчы гыйнварда, республикада урыны белән кар көтелә. Шимбә төнлә һава температурасы -6-11 градуска кадәр, аяз булганда -16 градуска кадәр булачак. Көндез синоптиклар -3-8 градус салкын булачак дип җиткерә. Якшәмбе төнендә температура -8-13 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда -17 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә -5-10 градус булыр дип көтелә.
Киләсе атна башында, 30 нчы һәм 31 нче гыйнварда, Татарстанда урыны белән кар явачак. Дүшәмбе төнендә -12 градустан -17 градуска кадәр, көндез -5 градустан -10 градуска кадәр булачак. 31 нче гыйнварда, җылы атмосфера фронты узу белән, республикада җылыначак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, һава температурасы төнлә -6 градустан -11 градуска кадәр, көндез -3 градустан -8 градуска кадәр булачак.