В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм машина йөрткәндә сак булырга чакыра
Марат Мөгыйнов фотосы
3 марттан 4 мартка каршы төндә республикада һәм Казанда һава температурасы -10 градуска кадәр түбән төшә, дип фаразлый белгечләр. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Казанда күз күремен 1 чакрымга кадәр начарайта торган буран булуы ихтимал. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6–11 метрга, урыны белән 14 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә минималь температура -10 градус булачак. Иртәгә көндез Татарстан Республикасы башкаласында болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Термометр баганалары -3..-5 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә һава торышы начараю сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы тагы да арта, дип кисәтәләр. Юл хәрәкәтендә катнашучылардан игътибарлы булулары һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләре сорала. Күз күреме һәм һава торышы начар вакытта машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә аеруча уяу булулары мөһим.
Автомобиль йөртүчеләргә транспорт чаралары арасында тиешле дистанция сайларга, кискен маневрлар ясамаска һәм кисәк кенә тормозга басмаска киңәш ителә. Бозлавык барлыкка килү ихтималы аеруча зур булган, сфетофор ярдәмендә җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүен, юл чатларын, күперләрне, эстакадаларны һәм юлүткәргечләрне узганда аеруча сак булырга кирәк. Шулай ук машинада яктырту җайланмаларының һәм пыяла чистарткычларның төзеклеген алдан тикшерү мөһим.
Җәяүлеләргә көчле кар яуган вакытта һәм томан төшкәндә машина йөртүчеләргә ерактан күренеп тору өчен яктылыкны кире кайтара торган билгеләре булган кием кияргә һәм аксессуарлар кулланырга киңәш итәләр.