Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2024, 18:05

Бүген төнлә Миллениум күперендә хәрәкәтне ачачаклар

20 елга беренче тапкыр капиталь ремонт ясау БРИКС саммитына әзерлек барышында башкарылды

Бүген 23:00 сәгатьтә Казанда вакытыннан алда Миллениум күпере буенча хәрәкәтне ачачаклар. Ярты юлны капиталь ремонт үткәрү өчен япканнар иде. Объектта гидроизоляцияне торгыздылар, юл өслегенең барлык катламнарын алыштырдылар, яктырткыч урнаштырдылар, шулай ук өлешчә аралык корылмаларын рәтләгәннәр. Декоратив яктырту һәм аралык төзелешен ремонтлаганнан соң, эшләтеп җибәрүне тикшерәсе калды, әмма автомобиль хәрәкәтенә бу эшләр йогынты ясамаячак. Күперне билгеләнгән вакыттан алда ачуны Казан мэры Илсур Метшин йөкләде.

«Миллениум күпере — шәһәрнең ике өлешен тоташтыручы төп транспорт юлларының берсе. Без юл өслегенең өске катламын гына рәтләп калмадык, ә нигезне яңадан салдык, һәм ышанычлырак булсын өчен, күперне герметиклаштырдык. Юл төзүчеләре тырышып хезмәт куйды һәм мөмкинлекләрен уздырып җибәрде —  бүгеннән шәһәр халкы, БРИКС Уеннарында катнашучылар, туристлар Россиядә иң тәэсирле күперләрнең берсе булган күпер буенча үтә һәм аның белән соклана ала», — дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.

Вишневский урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр булган күпердә эшләр 1 нче апрельдә башланып китте, ремонтны август ахырына төгәлләү планлаштырылган иде. Әмма төзүчеләр графиктан алда эшләделәр һәм эшләрне июльдә тәмамларга вәгъдә иттеләр. Шулай да автомобиль хәрәкәтен вакытыннан 2,5 ай алдан ача алдылар. Көн саен объектта 40 ка якын эшче һәм 10 махсус техника эшли.

845 метр озынлыктагы Миллениум күперен ремонтлаганнан соң 2,25 метр киңлектәге тротуар барлыкка килде. Корылма төзелгәннән бирле беренче тапкыр металл корылышларга кадәр тулысынча тышкы гидроизоляцияне чистарттылар, металлны коррозиядән саклый торган яңа өч катлы өслек салдылар. Аннары эшчеләр ике катлам асфальт-бетон түшәделәр, яңа коймалар урнаштырдылар, пилонны тергезделәр һәм буядылар. Күпернең архитектур яктыртуы өчен 3500 дән артык яктырткыч урнаштырдылар. Узган ел ремонт эшләрен башкаруның беренче этабы барышында шул ук кадәр яктырткыч урнаштырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, корылманың беренче өлешендә һәм керү юлларында эшләр узган ел тәмамланды. 20 ел эчендә беренче тапкыр БРИКС саммитына әзерлек кысаларында күпергә капиталь ремонт ясалды.

Казансу елгасы аша күпер — Казанда иң биек күпер. Ул шәһәрнең 1000 еллыгына төзелде. Корылмада 45 м биеклектәге «М» хәрефе рәвешендәге пилон урнаштырылган.

Быел Казанда 40 юл участогы ремонтланачак, ишегалларын исәпкә алып аларның гомуми мәйданы бер миллион квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Бу максатларга 16,33 млрд сум бүлеп бирелгән. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә шәһәр федераль стандартны үти алачак — 85% юллар норматив хәлгә китереләчәк.
Барлык яңалыклар