В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарыннан 5 тонна кар чыгарылган
Марат Мөгыйнов фотосы
11 декабрьгә каршы төндә Казан урамнарында кар яву һәм бозлавык булу сәбәпле, юлларны кардан, бозлавыктан арындыру өчен 187 берәмлек техника җәлеп ителгән. Төнлә 5 тонна кар чыгарылган.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен юлларны кардан чистартканнан соң, бозлавыкка каршы материал белән эшкәрткәннәр: 214 тоннадан артык реагент һәм 600 тоннага якын ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Моннан тыш, «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре кул белән баскычлардагы, тротуарлардагы һәм тукталыш павильоннарындагы карны көрәгән. Шәһәрне чистарту эшләре дәвам итә.
Алдарак Казанда кышкы сезонга 577 берәмлек махсус техника һәм роторлы кар чистарткычларны, ком сибә торганнарын да кертеп, 32 берәмлек асма җайланма әзерләнүе хакында хәбәр ителгән иде.
Шәһәр хезмәтләре карамагында 148 катнаш юл машинасы, 93 трактор щеткасы һәм тротуарларны чистарта торган 50 берәмлек машина исәпләнә. Бу елны автопарк тротуарларны җыештыра торган сигез яңа ВКМ-1500 машинасы белән тулыланган.