В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә 17,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару эшләре Адоратский, Айтматов, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Болотников, Большая Красная, Васильченко, Вербная, Вишневский, Гвардия, Губкин, Даурия, Девятаев, Ершов, Зорге, Ипподром, Фатыйх Кәрим, Комаров, Кремль, Лесгафт, Маркс, Мехчылар, Миславский, Назарбаев, Новосельская, Павлюхин, Петербург, Пушкин, Сәетгалиев, Театр, Тинчурин, Тихомирнов, Усманов, Фукс, Халев, Халезов, Цеткин, Чапаев, Челюскин, Чехов, Чистай, Чуйков, Яруллин, Киров дамбасы, Горький Шоссесы, Җиңү һәм Универсиада проспектлары, Солтангалиев, Ирек һәм Вокзал яны мәйданнары, Мамадыш һәм Себер трактларыннан башкарылачак.
Узган тәүлек эчендә урамнардан – 17 мең 815 тонна кар, ә кышкы сезон башыннан 426 мең 229 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлек эчендә 297 тонна реагент һәм 736 тонна ком-тоз катнашмасы, ә сезон башыннан 45,5 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.