Узган тәүлектә 10,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Кар 2-нче Тура, Әбҗәлилов, Авангард, Батурин, Беломорск, Вахитов, Восстание, Галактионов, Гарифьянов, Мәҗит Гафури, Декабристлар, Николай Ершов, Кремль, Кулагин, Лаврентьев, Профессор Нужин, Парин, Сәлимҗанов, Техника, Фучик, Халтурин, Клара Цеткин һәм башка урамнарның участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 10 мең 835 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 488 мең тоннадан артык кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлек эчендә 511 тонна реагент һәм 675 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, ә сезон башыннан – 48 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал.