В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан» гаилә үзәге янындагы икенче концерт көне 14:00 сәгатьтә башлана
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы сентябрь). Бүген «Казан» гаилә үзәгендә «СоТворение» халыкара музыка фестивале дәвам итәчәк. Сәхнәгә Антоха МС, Найк Борзов һәм The Hatters чыгачак. Фестиваль «Кино» рок-төркеме чыгышы белән ябылачак. Тайм-кодларны сылтама буенча күрергә мөмкин.
Шәһәрлеләрне 14:00 сәгатьтә көтәчәкләр, керү ирекле. Исегезгә төшерәбез, бүген төнлә шәһәрнең метрополитены көчәйтелгән режимда эшләячәк. Чара тәмамланган вакытка якынрак, 21:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр, линиягә электр поездларының максималь саны – 10 состав чыгачак.
«СоТворение» фестивале өчен 90,5 тонна авырлыктагы 8 мең элементтан торган икеле сәхнә җыелды – мондый масштабтагы әзерлек шәһәрдә әле булганы юк иде. Ике мәйданчык музыка бер мизгелгә дә өзелмәсен өчен җиһазландырылган. Концерт программасын трансляцияләү «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырылган.
Фестиваль көннәрендә шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, шулай ук «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ябылачак.