Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2025, 09:01

Бүген казанлыларны «Савиновский» паркында кар фонарьлары бәйрәменә чакыралар

Катнашучылар өчен территория буенча экскурсия үткәреләчәк

Казанның «Савиновский» паркында бүген территория буйлап экскурсия белән кар фонарьлары бәйрәме узачак. Очрашуны экология буенча активист Тимур Ескараев һәм орнитолог Артур Дегтярев үткәрәчәк.

Катнашучылар кардан фигуралар ясыйлар һәм аларда шәмнәр кабызалар. Экскурсиядә шәһәр халкы табигать паркы территориясендә һәм төбәктә тереклек итүче кошлар турында беләчәк.

Кар фонарьларын ябыштыру өчен үзегез белән резина перчаткалар, балавыз шәмнәр, кардан фигуралар ясау өчен савытлар, сулы пульверизаторлар, маңгайга кия торган яки электр фонарьларын алырга кирәк. Оештыручылар җылырак киенергә, термоста чәй һәм җылыну өчен ашап алырга киңәш итә.

«Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә катнашу бушлай, җыелу 15:00 сәгатьтә Гаврилов урамындагы паркка керү урынында башлана. Өстәмә мәгълүмат алу өчен Telegram каналындагы әңгәмә төркемендә язарга мөмкин.
Барлык яңалыклар