В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу һава торышы белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Бүген Казанның «Черек күл» паркында шугалак һәм прокат пункты ябык булачак. Бу һава торышы белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, 27 нче февральдә ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында тимераякларны прокатка алу пункты үз эшен төгәлләде. Шугалак үзе эшләвен дәвам итәчәк, анда үз тимераякларыңда шуарга мөмкин.
Барлык ачык шугалаклар, шулай ук чаңгы базалары һәм хоккей тартмалары исемлеге KZN.RU порталының махсус бүлегендә бастырылган .