В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 12,5 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 513 юл эшчесе һәм 307 берәмлек махсус техника, шул исәптән 52 катнаш юл машинасы, 72 трактор щеткасы, 75 үзбушаткыч, 45 фронталь төягеч, 41 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Карны чыгару 8 Март, Адоратский, Айвазовский, Айдаров, Әмирхан, Батурин, Бауман, Бутлеров, Вишневский, Волков, Восстание, Габишев, Гарифьянов, Таҗи Гыйззәт, Глушко, Голубятников, Девятаев, Дзержинский, Завойский, Ипподром, Г.Камал, Качалов, Кремль, Кызыл Армия, Лобачевский, Мәүлетов, Маяковский, Мир, Мәскәү, Музыкальная, Назарбаев, Павлюхин, Париж Коммунасы, Парин, Петербург, Пионер, Попов, Идел буе, Пушкин, Сәетгалиев, Солидарность, Сыртланова, Танк, Татарстан, Театр, Тихомирнов, Ульянов-Ленин, Фрунзе, Фучик, Халтурин, Чехов, Әмәт магистрале, Ибраһимов, Җиңү, Ямашев, Мамадыш һәм Оренбург трактлары, Ирек мәйданы, «Салават Күпере» микрорайоны, шулай ук Караваево, Северный, Иске Горки, Коры елга бистәләре участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлек эчендә урамнардан 12,5 мең тоннага якын кар чыгарылган. Кышкы сезон башыннан бирле 131,7 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 182 тонна реагент һәм 412 тонна ком-тоз катнашмасы, сезон башыннан – 29 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.