Узган тәүлектә 6,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 6,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 460 юл эшчесе һәм 614 махсус техника, шул исәптән 149 катнаш юл машинасы, 17 кар төягеч, 142 трактор щеткасы, 20 грейдер, 75 фронталь төягеч, 41 «Барсик» төягече, 155 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Казан юлларында тәүлек эчендә 938 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 33 тонна реагент һәм 905 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 406 юл эшчесе һәм 252 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: Аэропорт, Бигичев, Девятаев, Ильич, Карбышев, Лейтенант Красиков, Лесгафт, Новосельская, Идел буе, Татарстан, Халезов, Шуртыгин һәм башкалар, шулай ук Юдино-Залесный юлыннан.