В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Кар Агрономия, Айдаров, Әхтәмов, Бауман, Богатырская, Ваһапов, Васильченко, Габишев, Гагарин, Галактионов, Голубятников, Девятаев, Достоевский, Зорге, Карбышев, Кол Гали, Курчатов, Ленинград, Мәүлетов, Павлов, Парин, Петербург, Идел буе, Родина, Соловки юнгалары, Театр, Тулпар, Сибгат Хәким, Халезов, Химиклар, Чистай, Яруллин урамнарыннан, Ибраһимов, Җиңү һәм Ямашев проспектларыннан, Ирек мәйданыннан, Себер трактыннан, Ферма шоссесыннан, Грабарский, Нагорный поселокларыннан, шулай ук башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 14 мең 205 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 814 мең 933 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Юлларда тәүлек эчендә 51 тонна реагент һәм 43 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар KZN.RU порталында урнаштырылган. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында рөхсәтсез урыннарда кар җыю фактлары турында хәбәрләр кабул ителә.