Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2024, 13:29

Бүген көндез Казан юлларын кардан 770 эшче һәм 578 берәмлек техника чистарта

Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 37 мең тонна кар чыгарылган

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). Хәзерге вакытта Казан юлларында 770 юл эшчесе һәм 578 берәмлек махсус техника эшли. Узган тәүлектә кар эретү камераларына һәм вакытлыча саклау урыннарына 37 мең тонна кар чыгарылган. Шул ук вакытта кыш башыннан Казан юлларыннан 713 мең тонна кар җыелган – бу узган елның шул ук чорына караганда 100 мең тоннага күбрәк.

Явым-төшемнең сәбәбе булып «Эфталия» циклоны тора, аның аркасында 17-22 нче гыйнварда Казанда 49 мм кар яуды, бу айлык норманың 106% ын тәшкил итә. Республика башкаласында «Буран» планы игълан ителде, бүген ул агымдагы атна ахырына кадәр озайтылды.

Тышкы төзекләндерү комитеты бәяләвенчә, кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен ике атна кирәк булачак. Әмма предприятиеләр әлеге срокларны кыскарту өчен зур тырышлык куя, дип җиткерде KZN.RU порталына комитет рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов.

«Хәзер төп басым карны чыгаруга һәм юлларны чистартуга ясала. Эшләрнең күп өлеше төнге вакытта, трафик кимегәндә һәм техниканың эшенә бернәрсә дә комачауламаганда башкарыла. Кичә юлларда 1000 берәмлектән артык техника эшләде, аларны эшкәртү өчен 350 тонна бозлавыкка каршы материал сарыф ителде», - дип хәбәр итте ул.

Кар 14 камералы сигез кар эретү пунктында кабул ителә. Быел кар эретү пунктларында карны утильләштерү җитештерүчәнлеге тәүлегенә 6,3 мең тоннадан 8 мең тоннага кадәр артты. Моннан тыш, шәһәрдә 12 вакытлыча кар туплау урыны оештырылды.

Барлык яңалыклар