Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2023, 09:37

Бүген ТР башкаласы Мэриясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк

«Казан тавышлары» перформансында шигырьләрне театрлар актерлары һәм РФ атказанган артисткасы Ольга Кабо укыячак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). Бүген Казан Мэриясе бинасы янында «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы узачак. Шигырьләрне видео-мэппинг-тамаша һәм музыка астында укыячаклар. Чараның махсус кунагы – РФ атказанган артисткасы Ольга Кабо.

Кичә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм ТР халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестрының чыгышы белән ачылачак. Музыкантлар сәхнәгә 20:00 дә чыгачак. Тамаша 20:30 да башлана. Быел тамашачылар хыял, мәхәббәт һәм дуслык турындагы «Нәни принц эзләре буенча...» дип аталган музыкаль-шигъри сәяхәткә китәчәк.

Мэрия балконына Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Зөлфия Вәлиева, республиканың атказанган артистлары Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Динар Хөснетдинов, К.Тинчурин исемендәге театр һәм Казан Яшь тамашачылар актерлары, шулай ук «Апуш» балалар театр студиясендә тәрбияләнүчесе чыгачак. Музыка өчен Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, Игорь Горчаков, Динә Закирова, «Йолдызлар юлы» шоу-хоры һәм башкалар җавап бирәчәк.

Перформанс вакытында тамашачылар Иосиф Бродский, Анна Ахматова, Расул Гамзатов, Марина Цветаева, Һади Такташ, Лилия Гыйбадуллина һәм башкаларның әсәрләрен ишетәчәк. Перформансның сценариен Резеда Зәйниева язган, режиссер – ТРның атказанган артисткасы Татьяна Старикова.

Исегезгә төшерәбез, «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы 2021 елдан бирле уздырыла. Чара Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар сериясен ача. Узган ел перформансның махсус кунагы Россия театры һәм киносы актрисасы Екатерина Климова булды.

Барлык яңалыклар