В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Никахларын теркәү өчен алар «көзгеле» дата – 22.02.2022 сайлаган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль, Алинә Бережная). Бүген Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 87 пар гаилә корды. Никахларын теркәү өчен алар «көзгеле» дата – 22.02.2022 сайлаган.
Кышкы чорда бер көнгә бу кадәр парлар саны - зур күрсәткеч, ул җәй айларында теркәлгән никахлар саны белән чагыштырырлык, дип хәбәр итә Казан шәһәре Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе. Чагыштыру өчен, бер ел элек, якшәмбе көнне, (21.02.2021), шәһәрдә 21 никах теркәлгән, пәнҗешәмбе көнне, (20.02.2020), 60 пар гаилә корган.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 156 пар никахларын теркәгән.