В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пунктлар Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан
Фото: Марат Мөгыйнов
I һәм II куркыныч класслы калдыкларны кабул итү пунктлары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Калинин урамы, 2а, 1 нче корпус
Красная Горка торак массивындагы мәдәният йорты – Идел буе урамы, 97а
«Юность» мәдәният йорты – Химиклар урамы, 11
Отары торак массивындагы мәдәният йорты – Калинин урамы, 60а
«Бәхетле» сәүдә үзәге – Оренбург тракты, 22а
Константиновка торак массивындагы мәдәният йорты – Интернациональная урамы, 24а
Нагорный торак массивындагы мәдәният йорты – Локатор урамы, 25б
Вознесение торак массивындагы мәдәният йорты – Нардуган урамы, 45
«Южный» сәүдә үзәге – Җиңү Проспекты, 91 (контейнерлар якын арада урнаштырылачак)
Федераль классификация каталогына ярашлы рәвештә, терекөмешле электр җиһазлары калдыклары I куркыныч класска ия һәм бик куркыныч төргә карый. Кургаш, таллий, плутоний, полоний булган калдыклар да шундый. Алар гасырлар дәвамында таркалмаска, кешеләрнең сәламәтлегенә төзәтеп булмый торган зыян китерергә һәм экосистеманы җимерергә мөмкин. Шуңа күрә гадәти чүп-чар кебек утильләштерергә ярамый, ә бары тик махсус пунктларга градусниклар, пестицид чаралар, трансформаторлар, конденсаторлар, синтетик һәм минераль майлар һ.б. кебек калдыкларны тапшырырга кирәк.
II куркынычлык классы калдыклары – куркыныч чүп, аның тәэсиреннән зыянны ким дигәндә 30 елдан соң кире кайтарырга мөмкин. Аларга эшкәртелгән яки ватылган аккумуляторлар, энергия блоклары һәм батареялар, органик эреткечләр, үсемлекләрне саклау чаралары, пиротехника һ.б. керә.