Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2024, 10:45

Татар телендәге комикслар җыентыгы ТР Милли китапханәсендә тәкъдим ителәчәк

Китап дүрт хатын-кыз тарихларына багышланган

Киләсе шимбәдә, 3 нче февральдә, ТР Милли китапханәсендә татар телендә «Татар хатын-кызлары» комикслар җыентыгы презентациясе узачак. Чарада авторлар китапны ничек әзерләгәннәрен сөйләячәкләр.

Басмаларда дүрт героиняның тарихлары яктыртыла: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова, беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шакулова һәм беренче татар очучысы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова. Китапханәдә шулай ук «Татар хатын-кызы герой була аламы?» дигән темага дискуссия үткәреләчәк.

Комиксларга текстны Рәдиф Кашапов язган, ә рәссамнар – Наталья Якунина, Юлия Галиәкбарова, Руслан Ибраһимов, Арина Филиппова.

Килүчеләр өчен керү алдан теркәлү буенча бушлай. Кунакларны 15:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан күргәзмә залында көтәчәкләр. Презентация татар телендә узачак.

Барлык яңалыклар