Команда составында Казан спортчысы Алиса Ханнанова чыгыш ясады
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Ил җыелма командасы IX Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннарында алтын медаль яулады. Кичә командалар нәфис гимнастика буенча ярыштылар.
Россия спортчылары төркем күнегүләрендә беренче урынны алдылар, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында. Командага Алиса Балан, Алиса Черняева, София Лиясова, Елизавета Лозовая, Екатерина Тимошенко, шулай ук Казаннан Алиса Ханнанова керде.
Исегезгә төшерәбез, Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннары Чунцин шәһәрендә 22-27 нче май көннәрендә уза. Моңа кадәр Казаннан йөзүче Софья Дьякова ярышларда көмеш һәм бронза медальләр яулаган иде.
Россия җыелма командасы составына 158 спортчы, шулай ук 50 тренер һәм белгеч кергән. Ярышларда сигез спорт төрендә медальләр уйнатыла: бадминтон, баскетбол, волейбол, гандбол, спорт көрәше, йөзү, футбол һәм нәфис гимнастика.