Казанның тарихи үзәгендә 21 нче июньдә милли татар бәйрәме Сабантуйга бүләкләр җыю буенча бәйрәм чарасы узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Берничә атлы арба Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Каюм Насыйри урамнары буйлап узачак. Финиш ноктасы Галиәсгар Камал исемендәге театр мәйданында, анда концерт программасы белән дәвам итәчәк.
«Һәр теләгән кеше тантанада катнаша, уңайлы локация сайлап ала һәм үз бүләген алып килә ала. Җыелган барлык бүләкләр халык уеннары һәм Сабантуй ярышлары җиңүчеләренә тантаналы рәвештә тапшырылачак», — дип төгәлләштерде Гүзәл Сәгыйтова.
Бәйрәм җомга көнне, 21 нче июньдә Казан ипподромында ат чабышыннан башлана. Программада — Сабантуй-2024, БРИКС уеннары һәм Казан мэриясе призларына 14 узыш. Башлана — 17:00 сәгатьтә.