В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак
Фото: Владимир Астапкович / РИА Новости фотохост-агентлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU 14 нче ноябрь). «Сбер» һәм «СИБУР» компанияләре «Киләчәк уеннары» белән партнерлык килешүе төзеделәр. Яклар документларны Мәскәүдә ярышлар башлануга 100 көн калуны бәйрәм итү тантанасында имзаладылар.
Килешү РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашында «Россия» күргәзмә-форумында төзелде.
Беренче «Киләчәк уеннары» Казанда 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр барачак. Алар заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып, яңа дисциплиналар буенча үткәреләчәк.