Сорауларны дистанцион рәвештә бирергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Консультацияләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үткәрәчәк. Халыкны кабул итү Карл Маркс ур., 61 адресы буенча алып барылачак. Консультация алу өчен +7(843)236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Skype ярдәмендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.