В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер атна эчендә шәһәрдә 370 бала туган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь). Узган атнада, 24 нче октябрьдән 30 нчы октябрьгә кадәр, Татарстан башкаласында 370 бала – 192 малай һәм 178 кыз тууы теркәлгән. Иң зур авырлыктагы сабый 4790 грамм булса, иң кечкенәсе 1100 грамм тәшкил иткән.
Яңа туган сабыйларга кушылган популяр исемнәр Әмир, Максим, Самат, Даниил, Азалия һәм Әмирә булган. Иң сирәк исемнәр: Багир, Ким, Кир, Арсен, Пелагея, Альяна, Эллария һәм Эвиана.
Шулай ук бер атна эчендә 277 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.