В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 373 сабый тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Узган атнада, 28-нче октябрьдән 3-нче ноябрьгә кадәр, Казан гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 373 бала тууы теркәлгән: 179 малай һәм 194 кыз.
Иң яшь әнигә - 19 , иң яшь әтигә - 21 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 48, иң өлкән әтинең яше - 53.
Бу атнада балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Семен, Ранель, Мирон, Алия, Азалия, Самир, Ева, Дамир, Тимур, Әмир, Софья, Әминә. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Прасковья, Эрик, Северина, Стефан, Савва, Степан, Мира, Лидия, Рүзәл, Павел, Лиана.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар үз никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казан гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.