Ата-аналар үз балаларына борынгы грек һәм «космик» исемнәрне аеруча күп кушкан
Фото: Денис Гордийко
Малайларга Кәрим, Марк, Тимур, Матвей, Мирон, Лев, Эмир кебек исемнәр еш кушылган, ә кызларга – София, Ева, Амелия, Эмилия, Ясминә. Космик (Венера, Луна, Марс) һәм чәчәк (Жасмин, Ландыш, Лилия, Маргарита, Роза) тематикасы популяр булган. Ата-аналар шулай ук үз балаларына борынгы грек исемнәрен биргәннәр: Артемида, Афина, Арес, Зевс.
Моннан тыш, яңа туган казанлыларга ике исем бирү очраклары да булган: Александра-София, Афина-София, Дениз-Анна, Гали-Әскәр, Дияр-Аяз, Роберт-Адам, Сәид-Хан.
Яңа туган балаларга кушылган иң сирәк исемнәр: Айбулат, Алтын, Байтимер, Белогор, Гали, Доброслав, Енисей, Златозар, Кузьма, Тагмир, Тимон, Айви, Апрель, Аполинария, Жюли, Ива, Каравелла, Галина, Октябрина, Пелагея, Рене, Сөембикә, Шарлотта, Ярен.