Моның өчен экспертлар һәм эшмәкәрләр катнашында бушлай укыту узарга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Татарстанда үзмәшгульләр үз эшләрен үстерүгә республика хөкүмәтеннән 100 мең сумга кадәр субсидия ала алачак.
Субсидия алу өчен РФ гражданы булырга, шәхси эшмәкәр булмаска һәм эшчәнлекне алып барган бөтен чор өчен Татарстан Республикасы бюджетына кимендә 3 мең сум күләмендә салым түләргә кирәк. Шулай ук түләүгә гариза бирүченең һөнәри керемгә салым түләү буенча бурычлары булырга тиеш түгел.
Моннан тыш, субсидия алуның мәҗбүри шарты булып бизнесны грамоталы һәм нәтиҗәле алып бару, финанс белеме буенча уку программасын узу тора. Өч атна дәвамында үзмәшгульләр өчен эшмәкәрлекнең төрле өлкәләреннән килгән экспертлар һәм практиклар катнашында 12 онлайн-дәрес ачык булачак. Курсны тыңлаучылар базарны анализлый, статистик мәгълүматлар белән эшләргә өйрәнә алачак, бизнес алып баруның финанс һәм юридик үзенчәлекләрен өйрәнәчәк. Дәресләр махсус программа буенча ябык платформада онлайн-форматта үткәреләчәк.
Акчаларны продукция җитештерү яки хезмәт күрсәтү, җиһазлар һәм техника өчен кирәкле чыгым материалларын сатып алуга, укытуга, модернизацияләүгә, танытуга, техник ярдәм күрсәтүгә, интернет-сайтларны эшләп бетерүгә тотарга мөмкин булачак.
Укуга заявкаларны 31-нче августка кадәр сылтама буенча бирергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.