Кибетләр Казан сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Җиһазландырылган сәүдә урыннарын үзмәшгульләргә бушлай бирәчәкләр. Моның өчен РФ кече һәм урта эшкуарлык платформасы аша «Сервислар» бүлекчәсендә «Региональ ярдәм чаралары» дигән бүлекне сайларга, ә аннары «Ярдәм алу» төймәсенә басарга һәм «РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» бүлекчәсен сайларга кирәк.
Ярминкә Казан сәүдә үзәкләренең берсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Петербург ур., 9. Ярминкә көннәрендә күңел ачу программасы, музыкаль төркемнәр чыгышы планлаштырылган. Шулай ук теләге булганнар республиканың күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләре өчен «Минем бизнесым ярдәм итә» мәйданчыгында бүләк калдыра алачаклар.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Мондый ярминкәләр Татарстанда ел дәвамында узды һәм үзмәшгульләргә 18 млн сумнан артык акча эшләргә мөмкинлек бирде.
Кызыксындырган сорауларны +7(800)201-75-98 телефоны буенча бирергә була, дип хәбәр иттеләр Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә. Үзмәшгульләргә ярдәм итү программалары турында «Минем бизнес» үзәгенең +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә мөмкин.