23-нче июньдә казанлылар татар милли бәйрәмен шәһәрнең дүрт мәйданчыгында билгеләп үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь) 23-нче июньдә Казанда татар халык бәйрәме Сабантуйны дүрт мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр: Мирный һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкларда, Аккош күле урман-парк зонасында һәм Казан ипподромында. Бистәләрдә һәм урман-парк зонасында халык күңел ачулары 9.30 сәгатьтә башлана. Бәйрәм кунаклары милли уеннарда үз көчләрен сынап карый һәм Татарстанның иң яхшы батырлары катнашында милли көрәш карый алачак. Турнирның абсолют чемпионнары төп приз - тәкә һәм автомобиль алачак.
Мирный бистәсендәге Каенлыкның үзәк мәйданында татар эстрадасының популяр артистлары - Айдар Сөләйманов һәм Данир Сабиров чыгыш ясаячак, ә бәйрәмнең төп кунагы махсус концерт программасы әзерләгән «Турецкий хоры» булачак. Шулай ук театральләштерелгән прологта бөтен республикадан иң яхшы бию һәм вокаль коллективлар чыгыш ясаячак.
Биш еллык тәнәфестән соң казанлылар үтенече буенча бәйрәм чаралары кабат Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык мәйданында узачак. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары өчен «Казан сөлгесе» театральләштерелгән тамашасы оештырылачак. Анда шәһәрнең иҗат коллективлары, солистлары һәм бию ансамбльләре катнашачак. Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмнең төп катнашучылары - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем булачак.
Аккош күле урман-парк зонасында бәйрәм кунаклары өчен төп сәхнәдә татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясаячак: Зәйнәб Фәрхетдинова, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов һәм башкалар. Концерт программаларыннан һәм традицион ярышлардан тыш, бу мәйданда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган аерым зона да әзерләнәчәк. Биредә яшь профессионаллар чемпионатның төрле компетенцияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.
Казан ипподромында уникаль ахалтекин чабышкылары да катнашачак традицион ат спорты ярышлары узачак. Программада 13 чабыш һәм концерт программасы планлаштырылган.
Сабантуйның һәр мәйданчыгында җәйге кафе һәм сәүдә нокталары эшләячәк. Һәр теләгән кеше сувенирлар, татар милли аш-су продукциясе һәм халык кәсепчелеге эшләнмәләре сатып ала алачак.