В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәү халыкара мәктәбе стадионында кунаклар өчен концерт оештырылды, чарада Казан укучылары да чыгыш ясады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Кичә Антальяда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды. Мәскәү халыкара мәктәбе стадионында кунаклар өчен концерт оештырылды, чарада Казан укучылары чыгыш ясады, шулай ук Казанның социаль-көнкүреш музее әзерләгән «ТАССРда туган» күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Казан Көнчыгыш Урта диңгезендә мультимәдәни чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты. Сабантуйга стартны Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев бирде. Берничә телдә ул күпсанлы кунакларга борынгы татар бәйрәменең тарихын сөйләде һәм аның мөһим мәдәни һәм мәгариф-тарихи нигезен искә төшерде.
Россиянең Антальядагы Генераль консулы Олег Рагоза бәйрәм кунакларының берсе булды. Ул Россия һәм Төркия арасындагы мәдәни багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм мисал итеп тугандаш шәһәрләр арасында мәгариф-музей өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуларны китерде.
Татарстан һәм Россиянең башка өлкәләреннән, шулай ук Төркия шәһәрләреннән килгән профессиональ артистлар белән беррәттән концертта Казан укучылары да чыгыш ясады. Ә барлык теләүчеләр милли уеннарда, бәйгеләрдә һәм ярышларда катнаша алдылар. Иң талантлы башкаручыларга һәм биючеләргә, шулай ук «Анталья татарлары» берләшмәсе әгъзаларына Татарстан башкаласының рәсми кунаклары Казан символикасы төшерелгән бүләкләр тапшырдылар.