В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
23-нче июньдә Казан шәһәре Киров районының Аккош күле урман-парк зонасында Сабантуй милли бәйрәме узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). 23-нче июньдә Казан шәһәре Киров районының Аккош күле урман-парк зонасында Сабантуй милли бәйрәме узачак. Күңел ачу программасы төрле тематик мәйданчыкларда оештырыла. Кунакларны шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы белән концерт программасы, колоритлы ишегаллары, халык спорт ярышлары, балалар мәйданы, шулай ук яшь кунаклар өчен күңел ачу зоналары көтә.
Концерт мәйданчыгында кунаклар алдында танылган артистлар, фольклор ансамбльләре, шәһәр һәм республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов та бар.
Сабантуй музеенда сабан эволюциясен – тыгыз туфрак сөрү өчен борынгы корал, шулай ук элек милли бәйрәмгә чыккан Казан сөлгеләреннән инсталляцияне тәкъдим итәчәкләр.
Спорт мәйданчыкларында теләгән һәркем 11 милли бәйгедә һәм ярышларда катнаша ала: көрәш, баганага менү, бүрәнәдән йөрү, капчык белән көрәшү, гер күтәрү, аркан тарту, көянтә белән йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырачаклар. Сабантуйның абсолют батырын бүләкләү бәйрәмнең финалы булачак, аңа традицион бүләк – тәкә тапшырылачак.
Бәйрәм мәйданчыгында шулай ук фуд-корт зонасы, халык һөнәрчелеге осталары эшләреннән күргәзмә-сату, декоратив-гамәли иҗат һәм сувенир продукциясе оештырылачак.
Бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел Сабантуй татар халык бәйрәмен дүрт мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр.