Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.06.2023, 11:21

Сабантуй һәм имтиханнар: «Апуш» студиясе театр сезонын япты

Укучылар театр сәнгатен өйрәнүне август аенда дәвам итәчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). «Апуш» татар балалар студиясе театр сезонын япты. Актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле һәм пластика буенча имтиханнар «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә узды.

Педагоглар белән бергә укучыларның күнекмәләрен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бәяләде. Имтиханнарны ачык дәресләр форматында уздырдылар, анда әти-әниләр һәм студиянең башка төркем шәкертләре дә килде.

Шулай ук Горький исемендәге паркта «Апуш Сабан туе» да оештырылды. Студиядә тәрбияләнүчеләр өчен ярышлар, эстафеталар һәм конкурслар әзерләгәннәр. «Мондый уртак чаралар яхшы традициягә әверелер дип өметләнәбез!» - дип нәтиҗә ясады студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Яңа театр сезонына әзерлек август аенда башланачак. Яңа елга кадәр һәр «Апуш» төркеме үз премьера спектаклен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Барлык яңалыклар