Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.02.2021, 14:36

Узган елның гыйнварыннан августына кадәр Казанның тарихи өлешендә 1 млн 218 мең кеше булган

Шәһәр һәм Республика көненә багышланган ике көнлек бәйрәм марафонына гына да, тулаем алганда, 70 меңнән артык кеше килгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2020 елның гыйнварыннан августына кадәр Казанның тарихи өлешенә 1 млн 218 мең кеше килгән, аларның күбесе Иске Татар бистәсендә кунакта булган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров алдында хисап барышында «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, мәгълүматлар туризм үсеше комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән һәм шәһәрнең рәсми туристлык агентлыклары хезмәтләреннән файдаланган кешеләр санын исәпкә алып исәпләнгән.

Узган ел Иске Татар бистәсе берничә бәйрәм үткәрү мәйданчыгы булып торды. Мәсәлән, 29-нчы һәм 30-нчы августта биредә «Алтын хәситә» халыкара конкурсы һәм «Татарстан мастерлары» һөнәрчелек ярминкәсе, «Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале, «Түгәрәк уен» республиканың төрле районнарыннан фольклор ансамбльләре катнашында фестиваль, «Казан сөлгесе» фестивале узды. Бу мәйданчыкта беренче тапкыр «Мәдәният пропагандасы» гастрономия фестивале узды. Шәһәр һәм республика көненә багышланган бәйрәм марафонында 70 меңнән артык кеше булды, диде префект. «Мондый халык бәйрәмнәре Иске Татар бистәсенең визит карточкасы, аның бренды булыр, дип ышанам», – дип өстәде ул.

Узган ел дәвамында бу мәйданчык шәһәр халкын һәм туристларны җәлеп итү үзәгенә әйләнде. Биредә «Мәдәниятләр мозаикасы» этноконфессиональ фестивале, «Аш Fest» гастрономия фестивале, ял көннәре ярминкәләре, ачык һавада кинокүрсәтүләр узды.

Аның фикеренчә, территориянең танылуына заманча арт-сәнгать тә ярдәм итә. Әйтик, 2020 елда Татарстан урамы буенча 64-нче номерлы йорт фасадында дөньядагы иң зур мурал Габдулла Тукай барлыкка килде. ТАССРның 100 еллыгына Мәскәү урамы буенча 45-нче номерлы йортның арткылы ягында заманча рәссамнар һөнәрче портретын ясадылар.

«Якын киләчәктә тагын бер тематик мурал Татарстан урамындагы 7-нче номерлы йорт фасадында, Каюм Насыйри урамындагы керү юлында, үзенә күрә Иске Татар бистәсенең» үзәк капкалары»нда барлыкка киләчәк. Әлеге Идея «Мәдәни код» проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Мурал эскизын конкурс нигезендә жюри сайлаячак. Конкурс үзе якын арада игълан ителәчәк, ә проектны гамәлгә ашыру җәйгә планлаштырыла», – дип сөйләде территория башлыгы.

Иске Татар бистәсендә узып баручы елның мәдәни чараларының чираттагы финал ноктасы Зәйни Солтан урамындагы скверда яңа ел шәһәрчеге ачылу булды. Биредә 15 метрлы чыршы, үзенчәлекле кече архитектура формалары – «Ак әкият» һәм «Бүләкләр белән арба» урнаштырдылар, шулай ук уникаль граффити ясадылар.

Быел «Иске шәһәр» префектурасы оешуына 10 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Юбилейга монда бик күп чаралар әзерлиләр. 2021 елда биредә шулай ук традицион бәйрәм фестивальләре һәм конкурслар үткәрү планлаштырыла.

Фоторепортаж
«Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гариповның Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров алдында хисабы
Барлык яңалыклар