В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). 2020 елның 6-нчы гыйнварыннан Казаннан Яңа Уренгойга самолетлар хәрәкәт итә башлаячак. Самолетлар атнага ике тапкыр очачак.
Дүшәмбе көннәрендә Казаннан самолет 5.20 сәгатьтә кузгалачак, Яңа Уренгой аэропортында 10.10 сәгатьтә булачак. Яңа Уренгойдан самолет 11.10 сәгатьтә очачак, Казан аэропортына 12.00 сәгатьтә төшәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне Казаннан самолет 5.30 сәгатьтә кузгалачак, Яңа Уренгой аэропортында 10.20 сәгатьтә утырачак. Яңа Уренгойдан кире очу 18.20 сәгатьтә, Казан аэропортына төшү 19.10 сәгатьтә булыр, дип көтелә. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрутларда 50 кеше сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары эшли, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.