В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрне чистартуда 1016 берәмлек махсус техника һәм 465 юл эшчесе катнашты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 347 юл эшчесе һәм 521 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 62 катнаш юл машинасы, 67 трактор щеткасы, 242 самосвал, 88 фронталь төягеч, 29 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару Адоратский, Азино, Айдаров, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Вишневский, Воровский, Восстание, Гаврилов, Гагарин, Гәрәев, Гвардия, Глушко, Губкин, Дементьев, Дружба, Тимерьюлчылар, Заря, Рихард Зорге, Ильич, Интернациональная, Ипподром, Искра, Калинин, Галиәсгар Камал, Касаткин, Короленко, Кошевой, Кремль, Кызыл Армия, Лена, Ломжа, Мәүлүтев, Магистраль, Миль, Минск, Мир, Каюм Насыйри, Павлов, Париж Коммунасы, Столяров, Теплично-Комбинатская, Техника, Тула, Тэцевская, Урицкий, Бакый Урманче, Фкдосеев,Фрунзе, Фучик, Чистай, Чуйков, Шурыгин, Оренбург Юлы урамнарыннан, Җиңү һәм Ямашев проспектларыннан, Себер трактыннан, Ирек мәйданыннан, шулай ук Ферма-2 микрорайоныннан, Вознесение һәм Киндери бистәләреннән һәм башкалардан планнаштырыла.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 29,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 1016 махсус техника һәм 465 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 345 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 2221 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 39,5 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.