В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу вакыт эчендә юлларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 1,4 мең тонна материал тотылган
Денис Гордийко фотосы
Узган тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан 6,8 мең тонна кар чыгарылган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бозлавыкка каршы 1,4 мең тонна материал: 522 тонна реагент һәм 975 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә – 3,1 мм, гыйнвар аенда 44,5 мм явым-төшем теркәлгән, бу 46 мм дип билгеләнгән айлык норманың 97% ын тәшкил итә.
Узган тәүлектә юлларны җыештыру эшенә 580 берәмлек махсус техника һәм 625 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бүген көндез урам-юл челтәрен кардан чистарту эшләре дәвам итә: башкалада 408 берәмлек кар чистарту техникасы һәм 572 юл хезмәткәре эшли.
Кыш башыннан шәһәр хезмәтләре Казан урамнарыннан кар эретү пунктларына 469,5 мең тонна кар илтеп тапшырган, бозлавыкка каршы 36,6 мең тонна материал кулланган.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.