Учреждение директорлары коррупциягә каршы диктант яздылар.
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Кичә Казан мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәдә коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау турында фикер алыштылар. Очрашулар Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясендә һәм Совет районының 187-нче номерлы лицеенда узды.
Киңәшмәдә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Киям Беляев, шәһәр прокуроры ярдәмчесе Зилә Мәхмүтова һәм Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Ирина Петрова катнашты.
«Мәсьәлә, чыннан да, мөһим, һәм сез бүген яңгыраячак барлык мәгълүматка игътибар белән һәм җаваплы карыйсыз дип өметләнәм, – дип башлады очрашуны Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Җитәкчеләргә белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә хокук бозулар, алар өчен җаваплылык, Казанда һәм Татарстанда коррупцияне профилактикалау эше турында сөйләделәр.
Хәзерге вакытта декларация чоры дәвам итү сәбәпле, керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүматлар тутыру актуаль мәсьәлә булды. Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Киям Беляев процедураның үзенчәлекләре һәм тәкъдимнәре турында сөйләде.
Очрашу азагында мәгариф оешмалары җитәкчеләре коррупциягә каршы диктант яздылар, дип хәбәр итә шәһәр Мәгариф идарәсе.