Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2019, 10:43

Казан аэропортында җәйге расписаниегә күчү белән яңа авиарейслар эшли башлаячак

Хәзерге вакытта Казаннан очып китә торган яңа халыкара маршрутлар ачу буенча эш бара.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). 31-нче марттан 26-нчы октябрьгә кадәр Казан халыкара аэропорты җәйге расписание буенча эшләячәк. Ул яңа рейслар ачуны һәм булган юнәлешләр буенча очышлар санын арттыруны күздә тота.

Җәйге сезон Казан – Әстерхан (очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак) һәм Казан – Калуга рейслары белән ачыла.

Очкычлар көн саен Екатеринбург белән Казан арасында да очачак.

Яңа авиарейслар шулай ук Казаннан Санкт-Петербург, Сочи, Анапа һәм Симферопольгә да очуны планлаштыра.

Узган ел белән чагыштырганда, Краснодар очышларына рейслар саны өч тапкырга арткан, алар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Яңа җәйге сезонда Барнаулга, Новосибирскига, Ноябрьскига, Яңа Уренгой һәм Томскка очышлар саны артачак, Махачкалага, Ярославль, Усинск һәм Омскига рейслар башкарылачак.

Халыкара юнәлешләр арасында яңа җәдвәлдә Төркиягә рейслар арттыру каралган. Шулай итеп, Истанбулга даими рейслар ешлыгы атнага алты тапкыр артачак, ә июль аеннан рейслар көн саен булачак.

Узган ел ачылган Казан – Аланья (Газипаш аэропорты Төркия курортыннан 45 чакрым ераклыкта) ачык юнәлеше быел җәй шулай ук Татарстан халкы һәм якындагы төбәкләр өчен 27-нче майдан 30-нчы сентябрьгә кадәр ачык булачак. Казан – Анталья маршрутында очышларны кимендә 10 "Россия һәм чит ил пассажир ташучылары" башкарачак. Грузиянең Батуми шәһәренә рейслар саны атнага өч тапкыр артачак.

Хәзерге вакытта Казаннан очып китә торган яңа халыкара маршрутлар ачу буенча эш бара, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар