Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2025, 11:15

«Бергә» инклюзия үзәге ачылганнан соң биредә шөгыльләнүчеләр саны 138 яшүсмергә арткан

Киңлектә шөгыльләнергә теләүчеләр саны күбәю сәбәпле, киләчәктә түгәрәкләр һәм секцияләр санын арттырырга җыеналар

Казанда өстәмә белем бирү буенча беренче «Бергә» дип аталган инклюзия үзәге бу елның сентябрендә эшли башлады. Әлеге киңлектә бүгенге көндә 17 төрле түгәрәктә 138 укучы – сәламәтлеге чикле 103 бала һәм менталь тайпылышлары булган 35 бала шөгыльләнә. Үзәктә укырга теләүчеләр саны күбәю сәбәпле, киләчәктә юнәлешләр санын арттырырга ниятлиләр.

«Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова билгеләп үткәнчә, «Игелекле Казан» оешмасы Мәгариф идарәсе һәм сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүче педагоглар ярдәмендә, эшли башлавына әле ике ай гына булган үзәктә һәр бала өчен уңайлы шартлар тудыру буенча зур эш башкарган.

«Без һәр балага – сәламәтлек үзенчәлекләренең нинди булуына карамастан, төрле балага шартлар булдырырга тиеш. Инклюзия – ул сәламәтлеге чикле балаларга да һәм менталь тайпылышлары булган укучыларга да уңайлы мохит булдыру дигән сүз. Һәм хәзер без нәкъ менә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. «Бергә» үзәге исә монда төп маяк булып тора», – дип ассызыклады Татьяна Мерзлякова.

Әлеге киңлек сәламәтлекләрендә төрле үзенчәлекләр булган балаларның һәм яшүсмерләрнең үсешен һәм социаль тирәлеккә җайлашуын тәэмин итү максатыннан булдырылган.

«Бергә» үзәге – ул безнең Мәгариф идарәсе белән бергә элемтәләр урнаштыруның һәм балалар файдасына уртак тәҗрибәләр берләштерүнең беренче ачык мисалы. Без укучыларыбыз биредә шөгыльләнеп, киләчәктә үз сәләтләрен ача алсыннар, иҗатка омтылып яшәсеннәр, сайлап алган юнәлешләре буенча тормышта үзләрен таба алсыннар дигән теләктә», - дип фикерләре белән уртаклашты «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешма директоры.

Хәзерге вакытта үзәктә 17 төрле юнәлеш буенча шөгыльләнергә була. Кайбер дәресләр катнаш төрдә оештырыла: сәламәтлеге чикле һәм менталь тайпылышлары булган балалар бергә укый. Дәресләрдән тыш, балалар тәнәфесләрдә һәм үзәктә уздырыла торган гомуми чараларда да очрашалар.

«Без барыбыз да кешегә кеше кирәклеген яхшы беләбез, һәм, әлбәттә, бу бигрәк тә үзенчәлекле кешеләргә кагыла. Һәр кешенең үзен социумда кирәкле дип тоюы мөһим. Моңа бик күп мисаллар китерергә була. «Игелекле Казан»да олы яшькә җиткәч тә тормышта уз урынын тапкан кешеләр хакында мисаллар шактый», - дип билгеләп үтте Татьяна Мерзлякова.

Укучылар белән махсус белеме булган 16 педагог һәм бер тьютор шөгыльләнә. Сәламәтлеге чикле балалар өчен иҗади остаханә, гитара, вокал һәм музыка, рәсем сәнгате, театр һәм актерлык осталыгы, гомуми физик әзерлек, информатика, шахмат дәресләре, шаяннар һәм тапкырлар клубы оештырылган. Менталь тайпылышлары булган балаларга рәсем сәнгате, информатика, театр һәм ансамбльдә җырлау юнәлешләре тәкъдим ителә.

Яңа үзәктә шөгыльләнергә теләүчеләр саны арта, шуңа күрә «Бергә» үзәге җитәкчеләре иҗади түгәрәкләр һәм секцияләр санын киңәйтергә җыена.

«Бүген башкарылган эшләребезнең барысы да дөрес инклюзив җәмгыять төзүгә юнәлдерелгән. Һәркемгә уңайлы һәм аңлаешлы булганда, без дөрес юлда», - дип сүзен йомгаклады Татьяна Мерзлякова.

Исегезгә төшерәбез, бу елның июль аенда республика башкаласында беренче «Бергә» өстәмә белем бирү инклюзия үзәге ачылды. Бер уку елында үзәк, инвалид балалар белән бергә 4,2 мең баланы кабул итә алачак, ди белгечләр. Бер мәйданчыкта балаларны тернәкләндерү, тирәлеккә җайлаштыру һәм ял итү эшләре берьюлы алып барыла. Биредә балалар музыка белән шөгыльләнә, роботлар төзи, компьютер технологияләрен өйрәнә.

Узган елны Казан мэры Илсур Метшин карары буенча өч киңлек: «Тылсым», «Луч», «Крылья» инклюзия үзәкләре булдырылды. Аутистик спектры бозылган балалар өчен Татарстанда беренче булган уку-күнекмә фатиры 2022 елда шәһәрнең Совет районындагы Зәкиев урамында ачылды. Икенчесе 2024 елның гыйнвар аенда Минск урамында эшли башлады.

Барлык яңалыклар