Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2023, 15:06

Кыш башыннан бирле Республика балалар клиник хастаханәсенә тюбингларда шуып имгәнгән 19 баланы китергәннәр

10 бала сынулар алган, калганнары – бәрелүләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь, Юлия Летникова). Республика балалар клиник хастаханәсенә кыш башыннан тюбингларда шуып имгәнгән 19 баланы китергәннәр. 10 бала сынулар алган, калганнары – бәрелүләр. Бу хакта бүген кышкы чорда травматизмны профилактикалауга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш травматолог-ортопеды, Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Владимир Беляков сүзләренчә, җәрәхәтләрдән һәм аларның нәтиҗәләреннән ел саен дөньяда 5 млн кеше үлә, бу гомуми глобаль үлем күрсәткечләренең 9% ын тәшкил итә. Россиядә соңгы биш елда елына 13 миллионга якын җәрәхәт очрагы теркәлә, илнең һәр 11 кешесе зыян күрә. Шул ук вакытта яңа ел каникулларында травматизм дәрәҗәсе өч тапкыр арта.

«Куркынычсызлык чараларын үтәргә, шул исәптән тигез табанлы аяк киемен сайларга кирәк, ул таймый һәм балтыр белән табанны берләштерүче буынны фиксацияли. Олы яшьтәге кешеләргә үзләре белән өстәмә рәвештә таяк яки култык таягы алырга киңәш ителә. Шулай ук карлы түбәле урыннарны әйләнеп узарга кирәк», - дип искәртте Владимир Беляков.

Балалар кыш көне олылар кебек үк җәрәхәтләр ала. Әмма балаларда травматизм еш кына ата-аналарның карамавы яки шуклык белән бәйле. Моннан тыш, кыш көне балалар һәм өлкәннәрнең җәрәхәтләнүләренең популяр сәбәпләренең берсе – тюбингларда шуу.

«Ватрушка»ларда шуып, ел саен без барлык төр җәрәхәтләр алабыз, шул исәптән баш мие җәрәхәтләрен дә. Профилактика чаралары арасында «ватрушка»ны һәм трассаны дөрес сайлау бар. Тюбингта шуганда тизлек сәгатенә 40 км кадәр җитә, аңа карамастан кешеләр теләсә кайда шуалар. Ата-аналарның төп бурычы – балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату», - дип билгеләп үтте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар табиб-ортопеды, 2 нче номерлы травматология-ортопедия бүлеге мөдире – Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-травматолог-ортопеды Руслан Хәсәнов.

«Ватрушка»ның хәрәкәтен аяк белән контрольдә тоту мөмкин түгел, шуңа күрә мондый күңел ачу бик куркыныч. Руслан Хәсәнов снегокатларга, чаналарга яки ледянкаларга өстенлек бирергә киңәш итте. Шулай ук кышкы ял өчен аяк киемен дөрес сайларга кирәк, ул таймый торган, ә кием су кертми торган тукымалардан булырга тиеш.

Барлык яңалыклар