Бүген Казан урамнарына 509 юл хезмәте эшчесе һәм 322 берәмлек махсус техника катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 8095 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 567 юл хезмәте эшчесе һәм 616 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 86 катнаш юл машинасы, 70 "Бошунг, 22 кар төягеч, 126 щеткалы трактор, 28 грейдер, 69 фронталь төягеч, 49 "Барсик" минитөягече, 144 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 126 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 22 тонна реагент һәм 104 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарына 509 юл хезмәте эшчесе һәм 322 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 180 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.