Бүген шәһәр урамнарын чистартуда 375 берәмлек техника һәм 539 юл эшчесе катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
Кар Әмирхан, Батурин, Беломорск, Бигичев, Боевая, Болотников, Габишев, Губкин, Девятаев, Зорге, Карбышев, Кремль, Кол Гали, Курчатов, Ленинград, Мехчылар, Яңа Дәүләки, Павлюхин, Сабан, Садыйкова, Сәетгалиев, Театр, Тукай, Тунаков, Фучик, Хәким, Чехов урамнарыннан, Ибраһимов һәм Ямашев проспектларыннан, Ирек мәйданыннан, Мамадыш һәм Себер трактларыннан, Грабарский, Нагорный һәм Северный поселокларыннан, шулай ук башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 11 мең 890 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 800 мең 728 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Юлларда тәүлек эчендә 266 тонна реагент һәм 486 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар KZN.RU порталында урнаштырылган. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында рөхсәтсез урыннарда кар җыю фактлары турында хәбәрләр кабул ителә.