17 декабрьдә көндез урамнарны җыештыруда 416 юл эшчесе һәм 255 махсус техника берәмлеге катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 2110 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 215 юл эшчесе һәм 400 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 141 катнаш юл машинасы, 92 трактор щеткасы, 67 үзбушаткыч, 51 фронталь төягеч һәм 28 "Барсик" мини-төягече, 11 грейдер, 5 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 119 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 25 тонна реагент һәм 94 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 416 юл эшчесе һәм 255 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Әмирхан пр., Бауман, Беломорск, Большая Красная, Борисково, Гагарин, Васильченко, Т.Гыйззәт, Гладилов, Голубятников, Декабристлар, Киров дамбасы, Копылов, Коротченко, Красиков, Кызыл Армия, Ленинград, Кече Заречная, Мәүлетов, К.Маркс, Меридиан, Нариманов, Парин, Петербург, Җиңү пр., Порт, Серов, Ирек мәйданы, Солидарность, Сыртланова, Толстой, Ударная, Урицкий, Футбол, Фучик, С.Хәким, Ямашев пр.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 58,7 меңнән артык кар чыгарылган