В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез шәһәрне чистартуда 78 юл эшчесе һәм 156 махсус техника җәлеп ителәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 78 юл эшчесе һәм 156 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 48 трактор щеткасы, 15 үзбушаткыч, 24 фронталь төягеч, 6 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар Әмирхан, Дементьев, Достоевский, Профсоюз, шулай ук Себер тракты, Җиңү проспекты урамнары участокларыннан ташылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 4,2 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 507 махсус техника һәм 426 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 877 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 65 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 76,4 мең тоннадан артык.